Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанга Җиңү поезды килде

«Казан-1» тимер юл вокзалына Җиңү поезды күчмә күргәзмә-лекция комплексы килде.

25 июльдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Казан» тимер юл станциясендә Җиңү поезды акциясе оештырылды. Җиңү поездына министрлыкның профильле сменаларыннан балалар һәм өстәмә белем бирү учреждениеләреннән 200дән артык балалар килде. Поезд экспозициясе Бөек Ватан сугышының аерым вакыйгаларына һәм этапларына багышланган.

Экспозиция ун тематик вагонда урнаштырылган, шуларның хәрби трибуналлар турындагысы быел барлыкка килде. Катнашучыларны Лидия исемле аудиогид озата бара. Лидия – шул чорда яшәгән яшь кыз образы. Лидия истәлекләре, гаилә тарихы һәм Бөек Җиңү көне турында сөйли.

Лидия бергә музей кунаклары Гомельдән Мәскәүгә, Сталинградтан Берлинга кадәр юл үтәләр, һәм сугышны аның шаһитлары аша күрәләр.

«Җиңү поезды» масштаблы мәгърифәтчелек проектын гамәлгә ашыру Чаллыда, Әлмәттә һәм Бөгелмәдә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев