Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казандагы гомумшәһәр чыгарылыш кичәсенең кайчан һәм кайда булачагы билгеле

Быел 174 мең бала укуын тәмамлый, ә 20 мең укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады

Казанда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе 28 июньгә планлаштырылган. Аны үткәрү урыны итеп, гадәттәгечә, «Татнефть Арена» сайланды. Бу турыда эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде, дип яза Татар-информ. «Шәһәр мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен традицион бүләк – чыгарылыш кичәсе була. Быел ул «Татнефть Арена» спорт-концерт комплексы участогында 28 июньдә уза.

Чыгарылыш кичәсе — ул якты һәм истә калырлык вакыйга, аны укучылар яраткан башкаручыларының җырлары белән мәктәп тормышын озату өчен түземсезлек белән көтә», — дип билгеләп үтте докладчы. Быел 174 мең бала укуын тәмамлый, ә 20 мең укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/143261/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев