Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казандагы 12нче Республикакүләм ифтарда 12 мең кеше катнашуы көтелә

Гадәттәгечә, әлеге ифтарда авыз ачу вакыты кергәнче бай мәдәни программа көтә.

Республикакүләм ифтар 29 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткәреләчәк. Гадәттәгечә, әлеге ифтарда авыз ачу вакыты кергәнче бай мәдәни программа көтә икәнен матбугат конференциясендә белдерделәр.
«Программа Россиядә игълан ителгән Гаилә елын, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елын исәпкә алып төзелгән. Дини мәҗлес уза торган мәйданчыкта гаилә кыйммәтләренә багышланган вәгазьләр яңгыраячак. «Казан Экспо» фойесында шәригать таләпләренә туры килгән азык-төлек һәм мөселман товарлары сатылачак. Нәзарәт бүлекчәләре эшчәнлеген чагылдырган экспозиция дә эшлиячәк», — дип сөйләде Татарстан Диния Нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов.
Ифтарда катнашучыларның барысына да истәлеккә яңартылган «Казан басмасы» бүләк итеп биреләчәк. Шушы исемдәге басма тәүге тапкыр 1803 елда Казанда Азия типографиясендә дөнья күргән һәм мөселман дөньясында ислам галимнәре тарафыннан кабул ителгән беренче басма Коръән буларак тарихка кереп калган. Әлегесе көнне исә ул яңадан нәшер ителгән.
Кичке сәгать 6 тулып 17 минутта (18:17) ахшам намазы вакыты керү белән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җәмәгать белән намаз уку оештырылачак. Ифтарга билетларны мәчетләрдән яки республика мөхтәсибәтләреннән алырга мөмкин. Оештыручылар алдагы еллардагы тәҗрибәне искә алып, билетларны быел да электрон итәргә карар кылган.
«Казан Экспо» үзәгенә бару өчен шәһәр яны поездларында билгеле бер сәгатьләрдә бушлай рейслар оештырылачак. Әлеге төр трансппортта бушлай барып кайту Республикакүләм ифтар билетын күрсәтү дә җитә. Поездлар «Казан-Пасс» һәм «Казан халыкара аэропорты» станцияләре арасында түбәндәге расписание буенча йөриячәк: Казан-Пасс" — «Казан халыкара аэропорты»: 14:40, 16:00, «Казан халыкара аэропорты» — «Казан-Пасс»: 19:45. Үзәк янында 3000 урынга исәпләнгән түләүсез машина кую урыны да бар. 

Татмедиа Агентствосы хәбәр итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев