Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы кичәсендә уеннар булачак

Бүген 17 августта Казанда Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы узачак. Ул – татар халкының милли уеннарына багышланачак. Теләгегез булса, сез дә бу чарага кушыла аласыз.

«Әйлән-бәйлән» программасында «Түгәрәк уен», «Кара-каршы», «Капка», «Ачык авыз – җебегән», «Күпер-күпер» һәм башка уеннар уйналачак.

Чараны ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм мультиинструменталист Илмир Ямалов алып барачаклар. «Риваять» фольклор ансамбле солисты, баянчы Илнар Сафинның чыгышы да көтелә.

Кичә 18:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда (Ш.Мәрҗани урамы ягыннан, Г.Камал театрының парковкасы астында) башлана.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә тормышка ашырыла. Бию буенча бушлай мастер-класслар пәнҗешәмбе көнне Кабан күле буенда уза, соңгы чара 24 августка планлаштырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев