Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда укытучыларга һәйкәл куелачак

Рөстәм Миңнеханов Казан яр буенда укытучылар хөрмәтенә һәйкәл ачылачагын әйтте.

Татарстанда Укытучылар һәм остазлар елын тантаналы ябу чарасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда укытучылар хөрмәтенә һәйкәл ачылачагын җиткерде.

«Казан яр буенда укытучылар хөрмәтенә сквер төзү һәм һәйкәл ясау эше башланды. Без аларны җәй көне ачарбыз. Шулай ук Казан университетында „Белем“ музее ачылачак. Безнең тарафтан яшь укытучылар өчен „Безнең яңа укытучы“ грантын кире кайтару карары да кабул ителде», — диде Рәис.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда колледж укытучыларына яңа ноутбуклар биреләчәген дә әйтте.

«Быел 36 мең укытучы яңа ноутбуклар алды. Колледж, техникум укытучылары өчен дә бу мәсьәләне чишәрбез», — диде ул.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев