Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда «Укучының мәдәни көндәлеге» проектының 10 еллыгына багышланган чаралар башлана

Чарада Мәскәү циркының генераль директоры һәм сәнгать җитәкчесе Максим Юрьевич Никулин катнашачак.

2023 елның 1 июнендә 18:00 сәгатьтә Казан циркында «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-мәгариф проектының 10 еллык юбилей ачылышына багышланган тантаналы чара узачак. Чарада Мәскәү циркының генераль директоры һәм сәнгать җитәкчесе Максим Юрьевич Никулин катнашачак.

Тантаналы чара кысаларында «Барысы да яхшы булачак!» дигән грандиоз бию-цирк программасы оештырыла. 

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектының юбилеен бәйрәм итү кысаларында республикада ел дәвамында 1000нән артык чара уздыру планлаштырыла.

Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла һәм 2019 елдан «Мәктәп укучылары өчен Мәдәният» федераль ведомствоара проекты составына кертелгән.

Проектны гамәлгә ашыру барышында 101 меңнән артык кеше «Укучының мәдәни көндәлеге» проектының рәсми порталында теркәлгән, 7 меңнән артык чара үткәрелгән, проектта катнашучылар саны 10 ел эчендә 5 меңнән артып киткән.

Проект балаларны илебезнең бай мәдәнияте белән таныштыру, уку йортларында алган белемнәрнең сыйфатын яхшырту мөмкинлеге генә түгел, ә, иң мөһиме, балаларда мәдәниятне танып белүгә кызыксыну уяту, аның кешелек өчен кыйммәтен аңлау, халык һәм аерым шәхес өчен аның иҗади һәм интеллектуаль потенциалын ачу.

https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2201541.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев