Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда «Теләкләр чыршысы» акциясен 30нчы гыйнварга кадәр озайттылар

Балаларның нәрсә турында хыяллануларын сылтама буенча белергә була.

«Теләкләр чыршысы» акциясе 30 нчы гыйнварга кадәр озайтылды. Бүгенге көндә хәйриячеләр сәламәтлек үзенчәлекләре һәм инвалидлыгы булган 214 баланың хыялларын тормышка ашырган инде. Бу хакта https://kzn.ru/meriya сайты хәбәр итә.

«Игелекле Казан» акционерлык җәмгыятендә искә төшергәнчә, акция электрон форматта декабрь башында старт алды. Балаларның нәрсә турында хыяллануларын сылтама буенча белергә була. Баланың теләген үтәү өчен гариза тутырырга кирәк.

Традицион бүләкләр җыю чарасын шәһәр Мэриясе һәм ТР башкаласы Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты ярдәме белән «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы үткәрә.

Күптән түгел Мэр Илсур Метшин сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән өч баланың теләкләрен үтәде: 13 яшьлек Камил – баскетбол формасы һәм «УНИКС» командасы белән тренировкалар, җиде яшьлек Ева төрле предметларны өйрәнер өчен микроскоп турында хыялланган, ә аның яшьтәше Кирилл метрода машинист урынында йөрергә теләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев