Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда Татарстан Республикасының “Ел укучысы- 2024” билгеле булачак

2024 елның 29 маенда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында мәктәп укучыларының, шулай ук педагогларның һәм остазларның бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Тантаналы чарада белем бирү процессында казанышлар җыелмасы буенча гомуми белем бирү предметлары ярышларында сәләтләрен күрсәткән укучыларга «Татарстан Республикасы ел укучысы-2024» дигән мактаулы исем биреләчәк.

2024 елда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстан Республикасыннан 503 укучы катнашты, шуларның 37 се җиңүче, 207 се призер булды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 елда Татарстан Республикасы өч фән - икътисад, информатика һәм әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру урынына әйләнде. Төп оештыручы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждениесе. 

Бу хакта https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/?page=2 хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев