Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда «TAT∙АРС∙TAН» конкурсы җиңүчеләренең Гала-концерты узачак

20 ноябрь көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «TAT∙АРС∙TAН» дип аталган конкурс хәрәкәтенең жиңүчеләре һәм кунаклары катнашында зур тамаша булуы көтелә.

20 ноябрь көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «TAT∙АРС∙TAН» дип аталган конкурс хәрәкәтенең жиңүчеләре һәм кунаклары катнашында зур тамаша булуы көтелә.
Әлеге чара 20нче ноябрь – Бөтендөнья балалар көненә багшлана. Бу көнне республиканың яшь талантлары зур сәхнәдә классик һәм милли сәнгатьнең иң яхшы традицияләрен күрсәтәчәк.

Җиңүчеләрне һәм бәйрәм кунакларын иҗади программа көтә: сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, «Хәзинәләр утравы» һәм «Шаян ТВ» телеканалы аниматорлары катнашында өстәл уеннары һәм интерактив уеннар көтә.

Зур концерт программасында Татарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестры, Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар катнашачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры конкурс җиңүчеләре белән бергә "TAT∙АРС∙ТАН" конкурс хәрәкәте гимнын башкарачак.

«Бәйгедә 180нән артык башкаручы җиңү өчен көрәште. Конкурсның сайлап алу туры югары профессиональ дәрәҗәдә узды. 7 - 20 яшьлек катнашучылар яхшы әзерлек дәрәҗәсе белән шаккаттырды. Яңа буын үсеп килүенә, балаларның конкурсларда катнашуына, яңа талантлар барлыкка килүенә шатбыз. Һәм безнең республиканың барлык почмакларыннан да яшь талантларга ярдәм итүне дәвам итү бик мөһим», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Сәйдәш» мәдәни-күңел ачу үзәге директоры, конкурсның жюри әгъзасы Артур Минһаҗев.

Яшь башкаручыларны номинацияләр буенча танылган мәдәният эшлеклеләре бәяләде:

Ильясов Рәсим – Татарстан Республикасының халык артисты, доцент, «Казан дәүләт мәдәният институты»ның югары сәнгать мәктәбе деканы;

Минһаҗев Артур – Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Сәйдәш» мәдәният үзәге директоры;

Вәлиева Зөлфия – Татарстан Республикасының халык артисты, театр һәм кино актрисасы, Россия Кинематографистлар берлеге әгъзасы;

Хәсәнова Флора – Татарстан Республикасының халык артисты, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе деканы һәм башкалар.

Конкурс 10 номинация буенча узды.

Яшь талантларның Гала-концертына билетларны «Пушкин картасы» программасы буенча алырга мөмкин: https://www.culture.ru/events/2275873/gala-koncert-pobeditelei-kokursa-tat-ars-tan

Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Таткультресурсүзәк» ДБУ белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев