Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда татар телен өйрәнергә ярдәм итә торган видеолар булдырылды

Сөйләмдә киң кулланыла торган гыйбәрәләргә багышланган 20 видеоролик социаль челтәрләрдә – Казан Мэриясенең рәсми аккаунтларында һәм YouTube видеохостингында урнаштырылачак.

Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

«Татар телендә сөйләүлек» дип аталган видеороликлар сериясе беренче тапкыр 2021 елның 26 апрелендә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында күрсәтелә башлады. Алар татар теле нигезләренә юнәлтелгән иде, төрле темалар (саннар, төсләр, ел фасыллары һ.б.) буенча аерым сүзләрне өйрәтүне күз уңында тотты.

Быел роликлар казанлылар тормышындагы кызыклы хәлләргә багышлана, аларда һәркем үзен таный ала. Узган ел белән чагыштырганда, роликларга киңрәк төшенчәләр, бераз катлаулырак сөйләм фразалары кертелгән. Авторлар аларга юмор элементларын, милли колоритны да өстәгән. Яңа 20 видеоролик кафе, сырхауханә, аэропорт, театр, билет кассасы хезмәткәрләре, шулай ук хезмәттәшләр, җитәкчеләр, дуслар, туганнар белән аралашу кебек темаларны үз эченә ала.

Видеороликларны «Теория» студиясе эшләде. Диалоглар авторы – Рания Усманова. Рольләрне тавышландырдылар: К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Резедә Сәләхова, актер Рәшит Вәлиуллин, Г.Кариев исемендәге театр актерлары: Татарстанның атказанган артисты Алсу Шакирова, Булат Гатауллин, Рамил Вафин, Г.Камал исемендәге театр актрисасы Рәйхан Габдуллина.

Видеороликларны әлеге сылтама аша карарга мөмкин: https://drive.google.com/drive/folders/10WXyrbz9MINrPKAJgZXOfzuLekjth2Vk?usp=share_link

https://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев