Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада тәмамланды

Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

2024 елның 6-7 февралендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Олимпиаданың ябылу тантанасы 7нче февральдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры базасында булды. Бу хакта Миллиард татар телеграм-каналы хәбәр итә.

Олимпиадада Россия Федерациясенең 22 субъектыннан 8, 9, 10, 11 сыйныф укучылары –төбәк этаплары җиңүчеләре катнашты.

Катнашучыларга Казан шәһәренең истәлекле урыннарына бару һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләрен карауны үз эченә алган мәдәни-экскурсия программасы тапшырылды.

Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

Фото Миллиард татар каналыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев