Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда татар биюен үстерү буенча «ӘйдәБас» дигән түләүсез остаханә булачак

«ӘйдәБас» проекты – берләшү, илһам алу, камиллеккә омтылу.

Проектның катнашучыларына татар биюенең бөтен матурлыгын, көчен күрсәтергә һәм аларны үзенчәлекле куелышларга илһамландырырга телибез», - диде остазлар.

1-6 ноябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында педагоглар һәм хореографлар өчен татар биюенең төбәк үзенчәлекләре буенча түләүсез уку-укыту атнасы башлана. Чара «Калеб» яшьләр җыены кысаларында үткәрелә.

  • «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» – Россиянең алты төбәгеннән килгән экспертларның татар биюенең төбәк үзенчәлекләре буенча остаханәләрендә катнашу һәм үз коллективың белән проектның май аенда Кариев театрында узачак йомгаклау концертында чыгыш ясау мөмкинлеге», - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Проектның остазлары – «Дәрман» татар биюе студиясе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсумҗанова һәм «Э-моция» иҗади инклюзив студиясенең сәнгать җитәкчесе, режиссеры, социаль проектлар авторы Неля Суркина.

«Педагогларны һәм хореографларны туплаган берләшмә булдырасы килә. Безнең өчен ул үзара тәҗрибә белән уртаклашу, камилләшү, проблемаларны хәл итү урыны булыр иде. Минем өчен «ӘйдәБас» проекты – берләшү, илһам алу, камиллеккә омтылу. Проектның катнашучыларына татар биюенең бөтен матурлыгын, көчен күрсәтергә һәм аларны үзенчәлекле куелышларга илһамландырырга телим, - диде проектның җитәкчесе Сәидә Миңнебаева.

Проектның остазы Алсу Мәгъсумҗанова, әйтүенчә, бүгенге көндә татар биюенең төбәк үзенчәлекләрен чагылдырган уку-укыту материаллары аз. «Педагогларның һәм хореографларның игътибарын шуңа юнәлтеп, әлеге үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм аларның нигезендә яңалыкка омтылырга этәрәсе килә. Миллилекне сакласак, җирдә ышанычлырак басып торачагыбызга ышанам», - диде ул.

«ӘйдәБас» проекты – татар биюен камилләштерүнең беренче адымы, аны өйрәнү методикасын һәм программасын булдыру. Кем белә, бәлки без кемне дә булса татар биюе юнәлешен тирәнтен өйрәнергә һәм фәнни хезмәтләр язарга илһамландырырбыз», - ди Алсу Мәгъсумҗанова.

«ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» проекты «ТАВРИДА.АРТ» Арт-кластеры «Таврида» фестивале кысаларында физик затлар арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында хупланды, диелә хәбәрдә.

«ӘйдәБас» остаханәсендә катнашу өчен 23 октябрьгә кадәр шушы сылтама буенча гариза җибәрергә кирәк.

  • «Быел 15 апрельдә Кариев театры «Татар биюе: кичә, бүген, иртәгә» темасына түгәрәк өстәл оештырган булган. Әлеге сөйләшүдән соң татар биюенә битараф булмаган яшьләр бу юнәлештә тагын да активрак эшли башлый, «Калеб» яңа буын җыены кысаларында «Дәрман» бию студиясе оеша, «ӘйдәБас» проекты барлыкка килә.

 

tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев