Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы Кубогы башлана

Казанда спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы Кубогы ярышлары була.

28 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Казанда спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы Кубогы ярышлары була. Ярышлар Федераль спорт-күнекмә гимнастика үзәгендә уза. 

Ярышларда 121 спортчы катнаша: Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Чаллы һәм Түбән Камадан 54 ир-ат һәм 67 хатын-кыз спортсмен.

Ярыш программасы вакыйгаларга бай: тантаналы ачылыш, ике көнлек интенсив ярышлар, аерым дисциплиналарда финаллар һәм җиңүчеләрне бүләкләү.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы төзеләчәк, ул 5-11 февральдә Уфада һәм Казанда узачак Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә республика исеменнән чыгыш ясаячак.

https://minsport.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев