Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда шахмат буенча Россия балалар Кубогы этабы узды

Турнирда Россиянең 13 төбәгеннән 280 шахматчы катнашты.

Казанда Н.И.Мөхәммәдҗанов истәлегенә малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча Россия Кубогы этабы узды.

Турнирда 9-13 яшьлек малайлар һәм кызлар һәм 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар катнашты. Ярышлар 10-16 гыйнвар көннәрендә оештырылды. Турнирда Россиянең 13 төбәгеннән 280 шахматчы катнашты. 

Җиңүчеләр акчалата бүләкләрдән тыш, Казан зооботаника бакчасына һәм Казанның Яшь тамашачы театрына билетларга ия булды.

Турнирда «Иң яхшы һөҗүм» һәм «Иң яхшы комбинация» номинацияләрендә, шулай ук иң яшь шахматчыларга призлар каралган иде.

Иң яхшы һөҗүм өчен бүләкне Марк Нәфыйгов (Татарстан Республикасы), иң яхшы шахмат комбинациясе өчен Татьяна Имыхелова (Бурятия Республикасы) алды.

Иң яшь шахматчылар – Радель Гәрәев һәм Айсылу Госманова (Татарстан Республикасы).

minsport.tatarsta

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев