Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда «СалаваTik» төркеме Яңа ел концерты үткәрде

Концерт программасында җырлар, биюләр, Кыш бабай белән Аждаһа чыгышы да булды.

Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «СалаваTik» төркеме балалар өчен үзенең иң популяр җырларыннан торган Яңа ел концерты оештырды. Концерт программасында җырлар, биюләр, Кыш бабай белән Аждаһа чыгышы да булды. Бәйрәм «СалаваTik»лар төркеменең гимны белән тәмамланды.

«СалаваTik» проекты 2021 елдан бирле Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Әлеге җырлы-биюле проектның максаты –  үсеп килүче буынга татар телендәге җырларны бүгенге заман баласы телендә җиткерү, аңлаешлы формада өйрәтү һәм таныту.

Проект кысаларында буыннан-буынга сакланып килә торган татар халык җырлары белән беррәттән, халык арасында популяр булган, бигрәк тә балаларда кызыксыну уяткан эстрада җырлары, танылган автор-композиторларның уртак хезмәт җимешләре дә башкарыла.

«СалаваTik»лар башкарган җыр тестлары һәм ноталары ай саен «Салават күпере» журналында басылып килә.

Бәйрәмнән трансляцияне әлеге сылтама аша кереп карарга була: «СалаваTik» төркеменең Яңа ел концерты.


https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев