Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда «Литерафон» әдәби очрашу кысаларында психолог белән очрашу узачак

25нче октябрьдә 17:00 сәгатьтә «Урам» экстрим-паркы лекториясендә психолог Александра Давыдова чыгыш ясаячак.

Лекциянең темасы – укуның әйләнә-тирәдәге кешеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруда ярдәм итүе турында.

Спикер итеп Александра Давыдова чакырылган. Ул катнашучыларга ни өчен әдәбият уку мөһим икәнлеген, аның психикага ничек йогынты ясавы, үзара тәэсир итешү сәләте, үзара һәм әйләнә-тирәдәге кешеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыру турында сөйләячәк.

Оештыручылар катнашучылар өчен ачык микрофон ясаячак, анда теләгән һәркем үзенең яраткан шигъри әсәрләре белән чыгыш ясый алачак.

Лекцияне бушлай тыңларга була, алдан түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://literafon.timepad.ru/event/2204587/

Проект турында тулырак мәгълүматны ВКонтакте төркемендә табарга була: https://vk.com/literafon_rt

Чара “Литерафон” проекты кысаларында уза, ул Татарстан Республикасында яшьләр арасында илебез әдәбиятын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

«Литерафон» проектының оештыручысы – Яшьләр Мәдәният һәм диалог үзәге. Проект Президент фонды, Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Керү ирекле. Теркәлү өчен  сылтама: https://literafon.timepad.ru/event/2204587/


https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев