Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда «Лапа дружбы» өченче грант конкурсы игълан ителде

Конкурста катнашу өчен хайваннарга карата кешелекле һәм җаваплы мөнәсәбәт темасына проектлар тәкъдим итәргә кирәк.

Казанның мәгариф учреждениеләре арасында «Лапа дружбы» өченче грант конкурсы игълан ителде. Конкурс кысаларында мәктәпләр һәм балалар бакчалары караучысыз хайваннарга ярдәм итүче торган проектлар тәкъдим итә ала. Бу хакта Казан шәһәре мэриясе сайты хәбәр итә.

Казанда шәһәрнең муниципаль мәгариф оешмалары арасында «Лапа дружбы» дигән өченче грант конкурсы башланды. Традицион рәвештә анда мәктәпләр, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре катнаша ала, алар хайваннарга карата кешелекле һәм җаваплы мөнәсәбәт темасына проектлар тәкъдим итәчәк.

Конкурс берничә этаптан тора, аның нәтиҗәләрен апрель аенда ясау планлаштырыла. Конкурсның нигезләмәсе Казан муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.

Мәгариф оешмалары конкурска түбәндәге юнәлешләр буенча проектлар тәкъдим итә ала:

«Человек собаке друг»;

«Айболит и другие»;

«Зоотерапия в инклюзивном образовании»;

«Зооволонтер»;

«Дай лапу, друг!».

Конкурс 2 этапта үтә. Гаризалар һәм әзер проектлар 29нчы февральгә кадәр gdebc-kzn@yandex.ru почтасына кабул ителә.

Проектларны 1нче марттан 31нче мартка кадәр жюри әгъзалары тикшерә. Нәтиҗәләр апрельдә ясалачак.

Беренче урыннар өчен 200әр мең сум, икенче урыннар өчен – 100әр мең сум, ә өченче урыннар өчен – 50шәр мең сум акчалата бүләк каралган.

Барлык сораулар буенча Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була: +7(843)273-48-55, +7(843)292-37-04.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев