Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда Корбан гаете уңаеннан «Корбан Фест» гаилә фестивале узачак

2022 елның 10нчы июлендә Казанның М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Корбан гаете уңаеннан «Корбан Фест» дигән зур гаилә фестивале узачак.

Бәйрәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан Казан халкы һәм кунаклары өчен бишенче тапкыр уздырыла. Чараның төп темасы Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу булачак.

"Корбан Фест" фестивале гаилә кыйммәтләрен, рухи һәм дини традицияләрне саклауга юнәлдерелгән.

Оештыручылар кунаклар өчен бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләгән, ул 13:00 сәгатьтә башлана һәм кичке 17:00гә кадәр дәвам итәчәк.

Бәйрәм кунаклары бөтен гаилә өчен күңел ачу чаралары таба алачак: мастер-класслар, балалар, әниләр һәм әтиләр өчен актив уеннар, күргәзмәләр, фотозоналар, сабын тамашасы, фәнни шоу, аквагрим һәм башкалар. Шулай ук бәйрәм дәвамында кафе, сәүдә нокталары эшләячәк, кунаклар бүләкләр һәм төрле тәмле ризыклар сатып ала алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев