Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда икенче тапкыр «Лапа дружбы» шәһәркүләм грант конкурсы башланды

Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүче, мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укучы балалар катнаша ала.

Казанда икенче тапкыр «Лапа дружбы» шәһәркүләм грант конкурсы башланды. Анда балалар бакчаларыннан, мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләреннән балалар катнаша ала.
Конкурска гаризаларны биш юнәлеш буенча кабул итәләр: «Человек собаке друг», «Айболит и другие», «Зоотерапия в инклюзивном образовании», «Зооволонтер» һәм «Дай лапу, друг!»

Катнашучыларга проектны тормышка ашыруның максатын, бурычларын, срокларын һәм этапларын, көтелгән нәтиҗәләрне һәм сметаны күрсәтергә кирәк.

Әйтик, «Человек собаке друг» юнәлеше буенча балалар йортсыз хайваннар проблемасына игътибарны җәлеп итү, сукбай хайваннар санын киметү өчен шартлар тудыру, шулай ук дүрт аяклы дуслар белән сакчыл һәм куркынычсыз аралашу темасына чаралар тәкъдим итә алалар.

«Айболит и другие» юнәлеше һөнәри белем бирү программаларын эшләүне күздә тота. Катнашучылар хайваннар белән бәйле һөнәрләрне популярлаштыруга багышланган проектлар тәкъдим итә алачаклар.

«Зоотерапия в инклюзивном образовании» юнәлеше буенча проектлар – сәламәтлеләре чикләнгән балалар белән эшләү программалары.

«Зооволонтер» юнәлешендә хайваннар белән эшләү, аларны карау һәм кайгырту күнекмәләрен булдыру идеяләр тәкъдим итәргә мөмкин.

Соңгы юнәлеш – «Дай лапу, друг!». Биредә конкурс темасына видеороликның текст форматындагы сценариен яки йортсыз хайваннар проблемасын чагылдырган төрле сюжетлы 15 фотосурәтне тәкъдим итәргә мөмкин. Бу юнәлештә җиңүчеләр үзләренең сценарийлары буенча социаль видеороликны төшерүгә һәм фотокүргәзмә оештыру өчен фотолар бастыруга грант алачаклар.

Гаризалар gdebc-kzn@yandex.ru электрон адресына 28 февральгә кадәр кабул ителә. Конкурс материалларын читтән торып бәяләү 2023 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәр узачак. Җиңүчеләрне апрель аенда бүләкләячәкләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча дүрт юнәлештә җиңүчеләр 200 мең сум, көмеш призерлар – 100 мең сум һәм өченче урынны алган катнашучылар – 50 мең сум күләмендә грантлар алачак. «Дай лапу, друг!» юнәлешендә иң яхшы эшләр 100 мең сум алачаклар.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны +7(843)273-48-55, +7(843)292-37-04, 8(939)380-44-62 телефоннары аша белергә була.

«Лапа дружбы» грант конкурсы ирекле инициативаларны яклау өчен, катнашучыларны хайваннарга карата кешелекле һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру процессына җәлеп итү өчен үткәрелә. Ярышлар Казан Башкарма комитетының Мәгариф Идарәсе тарафыннан оештырылды.

Узган ел конкурста Казанның 7 районыннан 37 оешма һәм Татарстан Республикасыннан бер катнашучы катнашты. Жюри 5 номинациядә 23 призерны билгеләде.

https://kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев