Казанда яшәүче балаларның 7% гына җәйге каникул вакытында чит илгә барган
Казанда яшәүче балалар җәйге каникулларын Росссия шәһәрләрендә һәм лагерьларда үткән ел белән чагыштырганда күбрәк үткәрә башлаган.
Сораштыруда катнашкан балаларның бары тик 7% гына җәйге каникулында чит илдә ял иткән. Һәр өченче сораштырылучы җәйне өендә яки шәһәрдә үткәргән. 27% респондент дачада яки авылда булган. Диңгез буенда ял итүчеләр 22%.
7% респондент мәктәп яны лагерьларында, 15% балалар сәламәтләндерү лагерында булган, 12% Россия буйлап сәяхәт иткән. Сораштыруда катнашкан 6% әти-әни балаларының туганнарда, санаторийда һәм спорт лагерьларында ял итүе турында сөйләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев