Казанда го буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды
Ачык ишек

Казанда го буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды

Казанның Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат һәм шашка мәктәбендә го буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уеннарын узды.

17-18 сентябрьдә үткән әлеге уеннарда егетләр һәм кызлар 4 яшь категориясендә (9,12,16 һәм 20 яшькә кадәр) ярышты.

Категория буенча җиңүчеләр:

9 яшькә кадәр:

Хәсәнов Эрик

Бахтигәрәева Зарина

12 яшькә кадәр:

Гимадеев Артур

Мөдәрисова Ләйлә

16 яшькә кадәр:

Хәсәнов Әскәр

Матеунас Анастасия

20 яшькә кадәр:

Габделфәт Сафиуллин

Ли Яна

Хәзер җиңүчеләрне октябрьдә узачак Идел буе федераль округы беренчелеге уеннары көтә, ә ноябрь башында җиңүчеләр Чиләбегә Россия беренчелегенә бара.

Го (яп. 囲碁) – борынгы Кытайда өч мең ел элек барлыкка килгән стратегик такта уены, XX гасырда бөтен дөньяда таралган.

https://minsport.tatarstan.ru

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев