Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда «Гәүһәр» проектының йомгаклау фестивале узачак

Фестиваль 13 февраль көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә булыр дип көтелә.

Казанның мәктәп-бакчаларында «Гәүһәр» проектының соңгы дәресләре уза. Былтыр татар биюе һәм сөйләм осталыгы дәресләре белән беррәттән балаларга вокал һәм халык музыка уен коралларында уйнарга өйрәтүче дәресләр дә үткәрелә башлады.

Проектны йомгаклаучы «Гәүһәр» фестиваленә номерлар сайлап алу бүген 22 гыйнвар көнне Казанның 18 нче гимназиясендә узды.

Жюри әгъзалары - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Закирова, Татарстанның атказанган артисты, балетмейстер Таһир Латифуллин, К.Тинчурин театры артисты Артем Пискунов, «Казан» бию ансамбле солисткасы Татьяна Мифтахова, фольклорчы, галим, музыкант Дамир Габдрахманов, «Болгар кызлары» төркеменең җитәкчесе һәм солисты Айгөл Зәйнуллина һәм «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова барлык номерларны карап, аларга бәя бирде.

Фестиваль 13 февраль көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә булыр дип көтелә.

https://t.me/millikznru

Денис Гордийко фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев