Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда «Гәүһәр» балалар фестивале узачак

«Гәүһәр» балалар фестивале «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектларын берләштерәчәк.

7 нче февраль көнне 15.00 Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале уза. Әлеге чара – «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектларының икенче сезонын йомгаклау тантанасы.

Дүрт ай дәвамында, 2022 елның сентябрь-декабрь аралыгында, Казан мәктәпләренең 800гә якын укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 250гә якын бала татар биюе хәрәкәтләренә һәм сөйләм осталыгына өйрәнде.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты катнашучылары профессиональ биючеләр, укытучы-хореографлар ярдәмендә татар биюе хәрәкәтләренә өйрәнде. Проектның максаты – татар телен һәм татар биюен популярлаштыру, яшь буынга милли бию хәрәкәтләре нигезендә яткан фикерне җиткерү.

«Сөйлә» проекты барышында сөйләм осталыгы буенча мастер-классларны театр артистлары һәм телевидение алып баручылары үткәрде. Биредә укучылар әдәби әсәрләрне дөрес һәм сәнгатьле итеп укырга өйрәнде. «Сөйлә»нең максатлары – нәфис сүз жанрын популярлаштыру, сәхнә теле осталыгына өйрәтү.

«Гәүһәр» фестивалендә проектларның нәтиҗәсе буларак, бер сәхнәдә татар мәдәниятенең ике сәнгать төре – бию һәм нәфис сүз осталыгы бер-берсе белән үрелеп биреләчәк. Биредә укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дәресләрдә алган күнекмәләрен күрсәтәчәк.

https://t.me/millikznru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев