Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда гандбол буенча җыелма командалар арасында суперсерия матчы үткән

Беренче матч Казанның Теннис академиясендә 13 мартта үткән.

Казанда Россия һәм Беларусия гандбол буенча җыелма командалары арасында суперсерия матчы үткән. «Алга таба командалар Мәскәүдә һәм Чеховта уйнаячак. Без Россия җыелма командасын сәламләргә шат, алар инде бүген үк тренировкаларга керештеләр. Уен алдыннан күңел ачу программасы булачагын билгеләп үтәм, җанатарларга да бераз иртәрәк килергә кирәк. Казан — ул спорт бренды, барлык чаралар югары дәрәҗәдә уза. Казанда хәзер гандбол актив үсеш алган чор, «Зилант» клубы торгызылды. Ул инде икенче сезон Югары лигада чыгыш ясый», — дип сөйләде ТР Спорт министрлыгының Спорт әзерлеге үзәге директоры урынбасары Константин Горбунов.

«Беларусьтагы матчлар белән чагыштырганда Россия җыелма командасы составында берничә үзгәреш булачак. Аерым алганда, Дмитрий Житников, Сергей Косоротов, Виктор Киреев кебек чит ил чемпионатларында чыгыш ясаучы уенчылар кушылачак», — дип хәбәр итте гандбол буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Велимир Петкович.

Бу хакта Татмедиа Агентствосы хәбәр итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев