Казанда Г. Тукай исемендәге XII Халыкара шигырь укучылар конкурсы узачак
Ачык ишек

Казанда Г. Тукай исемендәге XII Халыкара шигырь укучылар конкурсы узачак

Быел конкурс милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана.

Быел конкурс милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана. Конкурсның темасы: “Гасырлар аша...”.

Конкурсның жюри әгъзалары - Татарстан Республикасының күренекле театр өлкәсе эшлеклеләре. Жюри рәисе - РФ һәм ТРның Атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры — Фәрит Бикчәнтәев.

Сайлап алу турларында җиңүчеләр Казанда, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узачак конкурсның финал этабында катнашачак. 21 апрель көнне җиңүчеләр катнашында Гала-концерт уздыру планлаштырыла. 

Конкурста укучылар һәм студентлар катнаша ала.

Тулырак мәгълүмат: https://stdtatar.ru/2023/03/v-kazani-projdet-xii-mezhdunarodnyj-konkurs-chtetsov-im-g-tukaya/

Фото https://stdtatar сайтыннан.

 


Нет комментариев