Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда «ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак

Фестиваль 30нчы август көнне Казан Кирмәне янында үтәчәк.

Биредә җанлы татар музыкасы, милли мода күрсәтү, ярминкә, балалар мәйданчыгы оештырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар фестивальнең социаль челтәрдәге төркемендә.

Фестивальдә 11 милли дизайнер Кирмәннең Гавәми урыннар ишегалдында үз коллекцияләрен тәкъдим итәчәк. Модельләр подиумнан Зәринә ВилдановаЭльвира Мифтахова һәм Илгиз Шайхразиевның җырлары астында узачак. 

Фестивальдә өч юнәлеш буенча ярминкәләр булачак:

Дизайнерлар ярминкәсе. Кием-салым, аксессурлар, бизәкләр — «Арт&Шок», «Лилия Новичкова остаханәсе», «KUNCHE», «Milli Byrek», «graf giraff», «Анна Итрина», «By Malikysh», «Остазлар», «АЛГА, StemAtelier», «Весна», «Уютный текстиль», «Ostakhane», «Ансат».

Нәшриятләр ярминкәсендә үзегезгә яки якыннарыгызга татар телендә китаплар, постерлар, открыткалар ала алачаксыз: «Татар китап нәшрияте», «Заман», «Казан дәүләт мәдәният институты», «Мәгариф-Вакыт», «Юлбасма, «Татмедиа», «Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты», «tatposter», «Tesoro», «Gullibag», «Барвиш остаханәсе».

Осталар ярминкәсендә үзгә кул эшләре таба алачаксыз: «Әлфия Исхакова», «Тартария остаханәсе», «Асылташ», «Ирина Лукоянова», «Ишморат-керамика», «Хан&Бике», «LANAMIR», «Урманай», «Alli balli», «Ra ceramics», «Татарча casual», «Lisabon», «Казан дәүләт мәдәният институты осталары».

Ярминкәләр 12.00—20.30 сәгатьләрдә эшли.

Көне буена Зур һәм Кече сәхнәдә:

  • qaynar,
  • Juna,
  • GAUGA,
  • Марат Яруллин,
  • Илшат Сафин,
  • Шәкүр,
  • Azat Gilmetdin,
  • Анастасия Макарова,
  • Раил Арсланов,
  • «Дышать»,
  • Лилиана Газизова,
  • Айрат Хайруллин,
  • АлияНур,
  • Yatmas Dusai,
  • Said Olur һәм Yummy Music Band төркеме белән Алинә Шәрипҗанова,
  • Артур Исламов,
  • Эльза Заяри,
  • Илгиз Шайхразиев һәм Эльвира Мифтахова чыгыш ясар дип планлаштырыла.

Аннан тыш, балалар өчен театраль перформанслар оештырыла. «Апуш» студиясеннән театраль күренешләр, «Абау» спектакле, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале катнашучыларының чыгышы, «CАФ радио» дан иҗат остаханәсе һәм «Шаян ТВ» телеканалыннан уеннар булачак.

Программа:

15.00 — 22.00 концерт программасы
12.00 — 21.00 һөнәрчеләр ярминкәсе
12.00 — 17.00 балалар мәйданчыгы
15.00 — 17.00 милли мода күрсәтү

Фестивальнең оештыручылары — Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Фестиваль 30нчы август көнне Казан Кирмәне янында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев