Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда бер мең яшүсмер җәйге хезмәт лагерьларында акча эшли алачак

Казанда 966 яшүсмер мәктәп территорияләрендәге хезмәт лагерьларында эшләп, беренче хезмәт хакын ала алачак.

Шулай ук җәйге каникуллар вакытында шәһәрдә өстәмә белем бирү учреждениеләре эшләячәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.

14-15 яшьлек балалар 6 мең 400 сум  хезмәт хакы алачак, ә 16-17 яшьлекләр - 7 мең 400 сум.

Җәй көне нәрсә белән шөгыльләнергә икәнен белмәүчеләр өчен шәһәрдә өстәмә белем бирү учреждениеләре эшләячәк. Аларда каникул көннәрендә  - 1 июньнән 30 августка кадәр кыска вакытлы төркемнәр оештырыла.

Бу хакта https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2311625.htm хәбәр итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев