Казанда татар телен өйрәнү буенча бер атналык тур оештырыла
Турда балигъ яшьтәгеләр һәм әти-әнисе күзәтүе астындагы үсмерләр катнаша ала.
SkyTat сөйләм клубы быел беренче тапкыр бер атналык тел өйрәнү туры оештыра. Бу хакта https://t.me/idel_tatar каналы хәбәр итә.
Ул татар телен өйрәнергә, мәркәзебез, тарихыбыз белән танышырга теләүчеләр өчен кызыклы булачак.
Программада:
— шәһәр үзәгендә татар теле дәресләре (грамматика, өстәл уеннары, «Җырлыйк әле»);
— төнге Казан буйлап экскурсия;
— ачык һавада киносеанс;
— Болгар шәһәренә сәяхәт;
— Кама Тамагына сәяхәт (штольнялар, Юрьев мәгарәсе) һәм башка кызыклы пунктлар.
Катнашучылар: балигъ яшьтәгеләр һәм әти-әнисе күзәтүе астындагы үсмерләр.
Тулырак мәгълүмат белән @skytat каналында таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев