Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда «Балалар яңа дулкыны – 2023» бөтенроссия конкурсының сайлап алу этабы узачак

Катнашу өчен гаризаны 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге вокалистлар җибәрә ала.

Яшь казанлылар «Балалар яңа дулкыны – 2023» бөтенроссия вокаль конкурсында катнаша ала. Быел алдан онлайн-тур үткәрелми. Катнашучылар шунда ук сайлап алу этабында чыгыш ясаячак: Идел буе федераль округы вокалистлары өчен тыңлауны Казанда 25нче майда уздырачаклар.

Гаризаны 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге катнашучылар бирә ала. Моның өчен конкурс сайтында анкета тутырырга һәм студиядә яздырылган ким дигәндә 2 җырны беркетергә кирәк. Аларның берсе рус телендә булырга тиеш. Анкеталар 15 нче майга кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат белән конкурсның нигезләмәсендә танышырга мөмкин.

Сайлап алу турлары Россиянең 8 федераль округында узачак, ярымфинал һәм финал көзен Мәскәүдә үтә. Җиңүчеләрне һәм призерларны «Бәллүр дулкын» статуэткалары, дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләячәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.

Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Популяр музыка академиясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы үткәрә. Иҗади ярыш яшь вокалистларның иҗади үсешенә ярдәм итә һәм аларга профессиональ үсештә булыша.

https://kzn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев