Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда балалар өчен яңа парк барлыкка киләчәк

Бу парк «Кырлай» күңел ачу үзәге белән чагыштырганда ике тапкыр зуррак булачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркы территориясендә күчмә киңәшмә уздырды. Балалар паркын урнаштыру өчен тәкъдим ителгән мәйдан 13 гектар тәшкил итә. Бу «Кырлай» күңел ачу үзәге белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Территориянең шактый өлеше гаилә ялы өчен су янында йөрү зоналары булган парк рәвешендә булачак.

Моннан тыш, бүген «Казан» гаилә үзәге янындагы территорияне карап йөргәндә, Президент, шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен аны уңайлырак итү өчен, җирлекне төзекләндерү буенча йөкләмәләр бирде.

Мәйданчыкта газон яңартылачак, эскәмияләр куелачак, шәһәр бәйрәмнәрен үткәрү өчен сәхнә куелачак, дамбадан алып касәгә кадәр ярны күтәрәчәкләр һәм тигезлиләр. Ә иң мөһиме, Ленин дамбасы буйлап Казан Кремленә турыдан-туры чыгу юлын оештыралар.

https://t.me/tatmediaofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев