Казанда әдәбият һәм мәдәният яратучылар өчен «Тау Фест» китап фестивале узачак
16-17 ноябрендә Казанда өченче тапкыр «Тау фест» китап фестивале узачак.
2024 елның 16-17 ноябрендә Казанда өченче тапкыр «Тау фест» китап фестивале узачак. Фестивальне «Счастливые истории» хәйрия фонды оештыра.
Фестиваль «Мәскәү» мәдәни үзәгендә (Академик Королев ур., 47) узачак, анда Россиянең эре шәһәрләреннән 30 нәшрият тәкъдим ителәчәк.
Китап фестиваленең төп максаты – гаиләдә китап уку культурасын формалаштыру, балаларның һәм ата-аналарның ялын, танып белү һәм иҗат эшчәнлеген оештыру аша укучыларның кызыксынуын арттыру.
Программада танылган балалар язучылары һәм яшүсмерләр өчен китап авторлары белән очрашулар, рәссам-иллюстраторлар белән иҗади очрашулар, яңа китаплар тәкъдир итү, мастер-класслар, өстәл уеннары, мультфильмнар һәм нәфис фильмнар күрсәтү, әдәби квизлар - төрле яшьтәгеләр өчен бер урында 50дән артык масштаблы чара планлаштырылган!
Фестивальдә язучылар Андрей Усачев (Умная Собачка Соня», «Школа в Дедморозовке» «Малуся и Рогопед»), Виктор Лунин («Приключения Сдобной Лизы», «Вежливый слон», «Не наступите на слона»), Сергей Махотин («Вирус ворчания», «Включите кошку погромче», «Море в банке») белән очрашу булачак.
Яшүсмерләр өчен Нина Дашевская («Около музыки», «Вилли», «День числа Пи», «Тимофей: блокнот. Ирка: скетчбук»), Андрей Жвалевский һәм Евгений Пастернак («Время всегда хорошее», «Правдивая история Деда Мороза», «52-е февраля», «Сиамцы») Ася Лавринович («Загадай любовь» - роман экранизирован, «Нелюбовь сероглазого короля», «Влюбить за 90 секунд») белән очрашу оештырылачак.
Татар әдәбияты блогында катнашучылар «Туган Батыр» проекты турында беләчәк, китаплар белән танышачак һәм бу милли герой турында мультфильм караячак. Монда ук Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы аша гаилә кыйммәтләрен гәүдәләндерүче «Сөембикә патшабикәсе шкатулкасы» комиксын күрсәтәчәкләр.
«Тау фест» ка килүчеләр өчен бүләкләрнең берсе Россия Федерациясенең атказанган артисткасы Нонна Гришаева белән очрашу булачак. Танылган театр һәм кино актрисасы үзенең китабын тәкъдим итәчәк һәм «Манюня» фильмына нинди катнашы барлыгын сөйләячәк.
Сүз уңаеннан, «Манюня» фильмында төп рольне башкаручы Карина Каграманян һәм бу бестселлер авторы Наринэ Абгарян белән онлайн очрашу фестивальнең тагын бер төп вакыйгасы булачак!
Быел беренче тапкыр «Тау Фест»та ике зур проект гамәлгә ашырылачак. Тулырак http://taufest.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев