Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда 1нче октябрьдән Өлкәннәр декадасы башлана

Өлкәннәр өчен музейларга, китапханәләргә, зоопаркка бушлай керү мөмкинлеге, бәйрәм концертлары һәм көзге иҗади смена оештырыла.

Казанда 1-10нчы октябрь көннәрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган традицион Өлкәннәр декадасы узачак. Бу хакта Казан мэриясе телеграм каналы хәбәр итә.

Туризмны үстерү комитеты өлкәннәр өчен Социалистик көнкүреш музеена, Казан Кирмәне, Милли китапханәгә экскурсияләр оештыра.

1 нче октябрьдән 2 нче октябрьгә кадәр Казан Зооботаника бакчасына пенсия таныклыгы буенча керү мөмкинлеге биреләчәк.  

1 нче октябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр Василий Аксенов, Константин Васильев музейлары, Илдар Зариповның галерея-студиясе, Әмир Мәҗитов һәм Баки Урманче музейларына килергә мөмкин булачак.  

Шәһәрнең дүрт мәдәни үзәгендә бәйрәм концертлары узачак: «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә һәм Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында – 4 нче октябрьдә; «Мәскәү» мәдәният үзәгендә – 5 нче октябрьдә; «Чулпан» мәдәният үзәгендә – 6 нчы октябрьдә.  

20-22 нче октябрьдә «Восток» лагере базасында «Яшәү яме» проектында катнашучы 100 кеше өчен смена оештырылачак. Өлкәннәр өчен иҗади программа, остаханәләр, биюләр, кичке чаралар оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев