Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан халкы «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз» фотобәйгесендә катнашып автомобиль ота ала

Бәйге «ВКонтакте» социаль челтәрендә уза.

8 сентябрьдә сайлау участокларына тавыш бирергә килгән Казан халкын «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз» фотобәйгесендә катнашырга чакыралар. Бәйге «ВКонтакте» социаль челтәрендә уза. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев сөйләде.

«Барлык теләүчеләргә сайлау участогында фотога төшәргә, үз фотоларын «Все семьей на выборы», «Татарстан, алга» хештеглары белән социаль челтәргә урнаштырырга тәкъдим ителә», – диде ул.

Катнашучылар өчен кыйммәтле бүләкләр уйнатыла, төп приз – автомобиль.

VII Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә була. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча иллешәр депутат сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең Либераль-демократия партиясе», Гадел Россия – Патриотлар – Гаделлек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев