Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан укучысын янгын сүндерүдә булышканы өчен бүләкләделәр

Тамерлан Зарипов Казандагы 139нчы гимназиядә укый. Аны янгын сүндерүдә күрсәткән батырлыгы өчен бүләкләделәр.

Быел җәй Биектау районы Кече Битаман авылы янында корыган үлән яна башлый. 2нче сыйныф укучысы Тамерлан Зарипов һәм аның әтисе тиз генә утны сүндерергә керешәләр һәм янгынның якындагы торак йортларга һәм урманга күчүен тоткарлыйлар.

Тамерлан Зарипов Казандагы 139нчы гимназиядә укый. Аны укыган гимназиясендә күрсәткән батырлыгы өчен бүләкләделәр. Бухакта Рәсәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы Баш Дирекциясе сайтында хәбәр ителә.

Коры үләннең януын күреп, Наил Шамилевич Зарипов, улы Тамерлан белән бергә янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк янгын белән көрәшә башлыйлар. Якындагы урман һәм торак пункт белән утның арасы 200 метр гына калган була. Кул астындагы чаралар кулланып, алар янгынны тоткарлыйлар.

Озакламый янгын сүндерү машинасы килеп җитә. Бергәләп утны тиз арада сүндерәләр. Янгынның мәйданы 100 квадрат метр була. Сәбәбе - билгесез кешеләрнең утны саксыз куллануы.

Тамерлан Зариповка рәхмәт хаты һәм янгын сүндерү машинасын җыю өчен Лего конструкторы җыелмасын бүләк иттеләр.

Фото https://16.mchs.gov.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев