Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан укучысы Путин белән очрашты

Казанның 6нчы гимназиясендә 8Д сыйныфында укучы Нургалиев Булат Россия президенты Владимир Путин белән очрашты.

Казан шәһәрендәге 6нчы гимназиянең 8Д сыйныфы укучысы Нургалиев Булат Россия президенты Владимир Владимирович Путин катнашындагы «Разговоры о важном»  дигән ачык дәрестә катнашты. Бу хакта гимназиянең социаль челтәрдәге официаль төркемендә хәбәр итәләр.

Булат Нургалиев Россиядә иң яшь дрон операторы буларак танылган укучы. Ул «Архипелаг 2023» дроннар ярышында тугыз кубок һәм медаль алды.

Булат Нургалиев президентка Россиядә дроннар белән кызыксынучылар өчен коптер-парклар булдырырга кирәк дигән тәкъдимен әйтте. 

«Безнең сөйләшүне Татарстан җитәкчелегенең ишетәчәгенә ышанам. Татарстан җитәкчеләре бик мобиль һәм иҗади кешеләр, алар синең фикереңне хупларлар, дип уйлыйм» дип җавап бирде Владимир Путин.

Булатның Владимир Путин белән төшкән фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев