Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан укучысы Мисырда Халыкара олимпиадада катнаша

Олимпиада Мисырда 1 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр уза.

Казанда 2нче лицей-интернатының 11нче сыйныф укучысы Гыймран Абдуллин информатика буенча 36нчы халыкара олимпиадада катнаша. Олимпиада Мисырда 1 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр уза. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Интеллектуаль ярышларга дөньяның 90 иленнән 350 дән артык бала бара. Абдуллиннан тыш, ил җыелмасы составына Мәскәү укучылары Дарья Грекова, Иван Пискарев һәм Петр Лосев кергән. Катнашучылар ике тур дәвамында бишәр сәгать 3 алгоритмик мәсьәләне чишәргә тиеш.

Олимпиадага балалар укытучылар белән уку елы вакытында һәм Мәскәү физика-техник институты базасында тренировка җыеннарында әзерләнде. Шулай ук алар өчен психологик әзерлек үткәргәннәр.

International Olympiad of Informatics – укучылар өчен информатика буенча ел саен уздырыла торган ярышлар. Олимпиада 1989 елдан бирле уздырыла. Ярышларда җиңү дөньяның теләсә кайсы университетына укырга керергә мөмкинлек бирә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Гимран Абдуллин информатика буенча Азия-Тын океан олимпиадасында җиңгән. Чарада Россия, Кытай, Корея, Япония, Таиланд, Сингапур һәм башка илләрдән 270 дән артык укучы катнашкан.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев