Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан укучысы Гыймран Абдуллин һәм Иннополис командасы True Tech Champ чемпионатында җиңде

True Tech Champта катнашуга 12,5 меңнән артык кеше гариза биргән.

МТС цифрлы экосистемасы True Tech Champ алгоритмик һәм робототехник программалаштыру буенча Бөтенроссия чемпионатына нәтиҗә ясады. Быел татарстанлылар ике тректа да җиңүчеләр исемлегенә кергән. Беренче тректа өченче урынны Казанның 2 нче лицее укучысы Гыймран Абдуллин алды, ә икенче тректа икенче урынны Иннополисның ClosedCV командасы - Николай Ростов, Андрей Растопшин, Евгений Шломов алды. 

True Tech Champта катнашуга 12,5 меңнән артык кеше гариза биргән, шул исәптән программалаштыру буенча Россия һәм халыкара ярышлар призерлары, ил җыелма командасы әгъзалары. Финал этапларына 250дән артык катнашучы кертелде, алар арасында мәктәп укучылары һәм студентлар, шулай ук гамәлдәге ИТ-белгечләр дә бар иде. 

Беренче тректа олимпиаданың 250 мең сумлык призына Казанның 2 нче лицей укучысы Гыймран Абдуллин лаек булды, ул узган ел шулай ук true Tech Champ бронза медален яулады. Икенче трек көмешен һәм 2,5 млн сумлык призны Иннополистан ClosedCV командасы - Николай Ростов, Андрей Растопшин, Евгений Шломов алды. Татарстан егетләре белән бергә чемпионатта Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан һәм Ленинград өлкәсеннән 14 катнашучы бүләкләнде. Чемпионатның гомуми приз фонды 10 млн сумнан артып китте.

Чыганак https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев