Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан укучысы финанс куркынычсызлыгы буенча Халыкара олимпиада финалына үтте

Казанның 131нче лицей укучысы Роман Трапезников финанс куркынычсызлыгы буенча икенче Халыкара олимпиада финалисты булды.

Казанның Вахитов районындагы 131 нче лицей укучысы Роман Трапезников финанс куркынычсызлыгы буенча икенче Халыкара олимпиада финалисты булды. Йомгаклау этабы Сочида, "Сириус" мәгариф үзәгендә узды.

Олимпиада финалында катнашучылар өчен панель дискуссияләр, күргәзмә, спорт чаралары, семинарлар, практикумнар, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, дебатлар һәм иҗади очрашулар оештырылды. Моннан тыш, мәктәп укучылары һәм студентларның эш бирүчеләр һәм чакырылган экспертлар белән очрашты.

Олимпиаданың йомгаклау этабы 14нче октябрьдә тәмамланды. Интеллектуаль ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар югары уку йортларына кергәндә аерым хокуклар, Росфинмониторинг һәм башка оешмаларда стажировка үтү мөмкинлегенә ия булды.

mon.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев