Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан укучыларының көзге каникуллары БРИКС саммиты сәбәпле иртәрәк башлана

Алар 21 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр ял итәчәк. Ббашка мәктәпләрдә каникуллар 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр була.

Казанда 22-24 октябрьдә БРИКС саммиты уза. Шул сәбәпле Казан укучылары көзге каникулларга бер атнага иртәрәк китә. Алар 21 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр ял итәчәк. Татарстанның башка муниципалитетларындагы мәктәпләрдә исә каникуллар 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр була.

«Россия Федерациясендә белем бирү турында» закон буенча календарь уку графигын төзү һәм раслау белән мәктәпләр шөгыльләнә. Шуңа күрә каникуллар башлану һәм тәмамлану вакытын һәр мәктәп мөстәкыйль рәвештә билгели. Иң мөһиме, аларның дәвамлылыгы җиде календарь көненнән дә ким булмаска тиеш.

Моннан тыш, 22-24 октябрь Казанда эшләүче башкарма хакимият органнары һәм алар карамагындагы оешмалар вәкилләре өчен ял көннәре була.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, БРИКС саммиты кебек дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру – республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк. 20дән артык илнең лидерлары саммитта катнашуын инде раслады.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев