Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан укучылары тимер юлчы һөнәрен үзләштерә алачак

Балалар өчен мәктәптәге уку белән параллель үткәрелә торган һөнәри белем алу курслары эшләгәннәр.

Казанда «Балалар тимер юлы»нда тәрбияләнүчеләр беренче мәртәбә тимер юл эшчеләренең төп һөнәрләре буенча белем алу мөмкинлегенә ия булачак. Уку азагында аларга һөнәри квалификация турында дәүләт таныклыгы биреләчәк. Бу хакта Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Магистраль хезмәткәрләре балалар өчен мәктәптәге укудан аерылмыйча гына һөнәри белем алырга мөмкинлек бирә торган җайлаштырылган махсус белем бирү курслары эшләгәннәр», – диелә хәбәрдә.

Укулар 2024 елның IV кварталында башлана. Яшь тимер юлчылар ел дәвамында юл монтеры һәм пассажир вагонын озатучы, ә ике ел дәвамында тепловоз машинисты ярдәмчесе һәм станция буенча дежурный белгечлекләрен үзләштерә алачак.

Һөнәри әзерлек узу турында диплом алгач, алар Горький тимер юлына эшкә урнаша алачаклар.

Чыганак https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев