Казан укучылары геометрия буенча Шарыгин исемендәге 19 нчы олимпиадада җиңүчеләр булды
Ачык ишек

Казан укучылары геометрия буенча Шарыгин исемендәге 19 нчы олимпиадада җиңүчеләр булды

Казан укучылары геометрия буенча 19нчы тапкыр үткәрелүче Шарыгин исемендәге олимпиадада җиңде.

 

Интеллектуаль ярышларның финалы 29 июльдән 1 августка кадәр Мәскәү өлкәсендә узды. Олимпиаданың йомгаклау этабында Россиядән һәм чит илләрдән — Беларусь, Болгария, Бөекбритания, Һиндстан, Казахстан һ. б. 100 дән артык укучы катнашты. Казаннан 6 укучы олимпиадада җиңүче һәм призер булдылар.

Максим Большаков — 2 нче лицей-интернат укучысы, Әмир Вәлиәхмәтов — 131 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучысы, Алан Зарипов — 131 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы, София Вәлиева — 122 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы, Сергей Назыров — 2 нче лицей-интернатның 8 нче сыйныф укучысы. 

2 нче лицей-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Госман Иванов югары әзерлек өчен мактау грамотасы белән бүләкләнде.

https://mon.tatarstan.ru

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев