Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «Караш» инсценировка мәктәбе оештыра

Мәктәптә 18 яшьтән башлап авторлар катнаша ала.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры беренче мәртәбә инсценировка мәктәбе оештыра.

Оештыручылар инсценировка мәктәбендә катнашучыларны һәм яшь авторларны татар классик әдәбиятына бүгенге күзлектән яңача КАРАШ ташларга чакыралар.

Мәктәпнең максаты – балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә яңа драматургия әсәрләре булдыру.

Беренче Мәктәпнең кураторы – драматург, язучы, сценарист, педагог, олылар һәм балалар өчен күпсанлы драматургия лабораторияләре кураторы Анастасия Букреева. Тулы мәгълүмат – нигезләмәдә.

Мәктәп ике телдә (татар һәм рус телләрендә) эшли. Мәктәптә 18 яшьтән башлап авторлар (РФ гражданнары) катнаша ала.

Мәктәптә катнашу өчен гаризалар 2023 елның 22 маеннан 5 июньгә кадәр кабул ителә. 

Мәктәп 2023 елның июненнән ноябренә кадәр «Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры»нда үткәрелә. Театральләштерелгән укулар 2023 елның ноябрендә үткәрелә.

Тулырак: https://tat.karievteatr.ru/karash

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев