Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан педагогы Россиянең иң яхшы җәмгыять белеме укытучылары унлыгына кергән

Конкурста катнашу өчен 2 меңнән артык педагог гариза биргән, шуларның 270е киләсе этапка үткән.

Казанның Яңа Савин районындагы 91нче мәктәп укытучысы Татьяна Борһанова җәмгыять белеме укытучылары арасында һөнәри осталык буенча Бөтенроссия конкурсында җиңгән 10 педагогның берсе булган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлеге унлыкта булу – бик зур дәрәҗә. Асылда, алар Россиянең иң яхшы 10 җәмгыять белеме укытучысы. Шулар арасында Казаннан да педагог бар, һәм ул – мин, һаман да ышана алмыйм», – дип китерә Татьяна Борһанованың сүзләрен шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе.

Конкурста катнашу өчен 2 меңнән артык педагог гариза биргән, шуларның 270е киләсе этапка үткән. Аларны тест нәтиҗәләре һәм мәктәпләрдә узган ачык дәресләр буенча сайлап алганнар. 

Соңрак 35 финалист төркем биремнәрен үтәгән, аның йомгаклары буенча жюри әгъзалары җәмгыять белеменнән иң яхшы 10 педагогны билгеләгән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-pedagogy-rossiyanen-in-yaxsy-amgyyat-beleme-ukytucylary-unlygyna-kergan-5888358

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев