Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан милли ярыммарафонында спортчылар түбәтәй киеп йөгерәчәк

3 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге йөгерүчеләр өчен Timerkids балалар йөгереше оештырыла.

9нчы октябрьдә Татарстан башкаласында алтынчы мәртәбә Казан милли ярыммарафоны уза. 

Түбәтәйле спортчыларга 3 км, 10 км яки 21,1 км дистанцияне үтәргә һәм спорт чарасына кушылучылар саны буенча рекорд куярга туры киләчәк. Стартка якынча 4500 кеше чыгар дип көтелә. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Ярыммарафон программасы өч көн  – 7 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче ике көндә шәһәрнең яңа IT-паркында (Спартак ур., 2) спорт күргәзмәсе эшләячәк.

Моннан тыш, 8 октябрьдә IT-паркта спорт ориентлашуы буенча уен узачак, карта ярдәмендә билгесез трасса IT-парк территориясендә урнашкан контроль пунктлар аша үтәчәк. Балалар өчен – 1,5 км, өлкәннәр өчен 5 км дистанция бар.

Ярыммарафонга һәм 10 км дистанциягә йөгерүгә 9 октябрьдә 8:00 сәгатьтә «Ак Барс Арена» стадионы янында старт бирелә. Ярышларда катнашучылар Миллениум күпере, Кремль яр буе, Кремль дамбасы һәм Сибгат Хәким урамы буйлап йөгерә.

3 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге йөгерүчеләр өчен «Ак Барс Арена» территориясендә Timerkids балалар йөгереше оештырыла. Ярыммарафонда исә балигъ булган атлетлар гына, ә 11 һәм 16 яшьтән 3 км һәм 10 км дистанцияләрдә теләүчеләр катнаша ала.

Спорт ориентлашуы буенча уенга һәм алдагы ярышларга 2нче октябрьгә кадәр сылтама буенча теркәлергә мөмкин. Чара турында күбрәк мәгълүмат Timerman сайтында бирелгән.

  • Казан милли ярыммарафоны – 2022 елда Timerman спорт чаралары сериясе кысаларында тәмамлаучы ярыш. Хәзерге вакытта стартка 9 илдә, шулай ук Россиянең 66 төбәгендә һәм 240 шәһәрендә яшәүчеләр чыгарга планлаштыра.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев