Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан Мэриясе бушлай татар теле курслары башлап җибәрә

Дәресләр Казан шәһәре муниципаль хезмәткәрләре өчен уздырыла.

Дәресләр Казан шәһәре муниципаль хезмәткәрләре өчен уздырыла.

📍Курслар берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән: башлангыч һәм дәвам итүчеләр. Дәресләр 12 февральдә башланып, 1,5 ай дәвам итәчәк. Курслар тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган 12 дәреслек программадан гыйбарәт. Һәр дәрес 1 сәгатькә исәпләнгән. Аларны Казан мәктәпләренең профессиональ педагоглары алып барачак. Курсларны тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылачак. Һәр төркемнән курсны уңышлы тәмамлаган өчәр хезмәткәргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

📍Үткәрелү урыны: Казан шәһәре Башкарма комитеты (Кремль ур., 3 йорт)

✏Татар теле курсына язылырга теләгән муниципаль хезмәткәрләр регистрацияне биредә уза ала.

Курслар Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

📲Тулырак ВКонтактедагы рәсми төркемдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев