Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан мәктәпләрендә россиякүләм олимпиадаларның мәктәп этаплары башлана

21нче сентябрьдән Казан мәктәпләрендә россиякүләм олимпиадаларның мәктәп этаплары башлана.

21нче сентябрьдән 27нче октябрьгә кадәр Казан мәктәпләрендә россиякүләм олимпиадаларның мәктәп этаплары узачак. 5-11нче сыйныф укучылары 24 фән буенча үз көчләрен сыный ала.

Рус теле һәм математика буенча биремнәрне 4нче сыйныф укучылары да эшли ала, дип хәбәр итте мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.

 

Россиякүләм укучылар олимпиадасы ел саен үткәрелә, ул мәктәп, муниципаль, региональ һәм йомгаклау этапларын үз эченә ала. Ел саен анда Казан мәктәпләреннән 80 мең укучы катнаша. Узган ел региональ этапта 1,500 укучы катнашкан, аларның 735е җиңүче булган һәм призлы урыннар яулаган, дип искәртте И.Ризванов. Йомгаклау этабында 142 укучы җиңүгә ирешкән.

Йомгаклау этабында җиңүчеләр 40 мең сум, призерлар – 30 мең сумлык акчалата бүләккә ия булган. Региональ этапта һәм республикакүләм олимпиадаларда җиңүчеләр 5 - 20 мең күләмендәге акчалата бүләккә ия була.

mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев