Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан лицее укучысы Никита Перов химия буенча 54 нче Халыкара олимпиадада алтын медаль яулады

Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче номерлы лицее укучысы Никита Перов химия буенча 54 нче Халыкара олимпиадада алтын медаль яулады.

Россия җыелма командасы составында барлыгы дүрт укучы чыгыш ясады, алар барысы да югары дәрәҗәдәге бүләкләр алды.

Олимпиадада җиңү яулаган өчен Казан лицеисты республика бюджетыннан 150 мең сум алачак, ә аның укытучысы Булат Курамшин 75 мең сум акча белән бүләкләнәчәк, моннан тыш, беренче урынны алган барлык укучылар ил бюджетыннан 1 млн сум күләмендә премия алачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте.

Химия буенча 54 нче Халыкара олимпиада онлайн форматында 10-18 июль көннәрендә узды. Аны Кытай Халык Республикасы оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев