Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан кызы Ралина Ибраева «Qazaqstan Дауысы. Балалар» проектының ярымфиналына узды

«Проектка татар телендә «Туган тел» җыры белән уңышлы килеп кергәч, Татарстан кызы трио белән «Булбул кусым-ай» казах халык җырын башкарды.

Күптән түгел генә без сезгә Казахстанның бездәге «Голос. Дети»га охшаган  «Qazaqstan Даусы. Балалар» шоу-проектында «Туган тел»не башкарган Казан кызы Ралина Ибраева турында язган идек. Һәм, ниһаять, ул проектының ярымфиналына узды. Ралина трио белән «Булбул кусым-ай» казах халык җырын башкарды. Һәм 3 катнашучы арасыннан команданың остазы Алем (Ninetyone популяр казах музыкаль төркеме солисты) Ралинаны сайлап алды.

Ралина әйтүенчә, әлеге этап бигрәк тә җаваплы булган, чөнки 15 катнашучының бишесе генә үтәргә тиеш. Бу аның мондый зур проектта беренче генә катнашуы түгел. Ралинаның узган елгы «Голос. Дети» проектында Егор Крид командасында уңышлы чыгыш ясаганы да, «Детская Новая волна» проектының ярымфиналына чыкканы да булган.

 Ралинага 11 яшь. Ул башкаланың «Унбер» лицеенда, 5нче сыйныфта укый. 5 яшеннән вокал белән шөгыльләнә. Педагогы – Альбина Казыйханова.

Тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/kazan-kyzy-ralina-ibraeva-qazaqstan-dauysy-balalar-proektynyn-yarymfinalyna-uzdy-5872096 

Фото  https://tatar-inform.tatar/news?page=3 сайтыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев