Казан Кремлендә Пушкин картасы көне
15нче сентябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Пушкин картасы көне узачак.
Бу 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге Пушкин картасы тотучылар өчен махсус чаралар программасы. Бу көнне катнашучыларны «Үз күзләреңә ышанма» дигән уен-квест көтә. «Эрмитаж Казан» үзәгендә сәнгати иллюзияләр, «Крепость сакчысында» экскурсиясе кысаларында Казан Кремле диварларына һәм манараларына күтәрелү, «Архемафия» дигән классик «Мафия»не археологик ачышлар дөньясы белән берләштерә торган уен, «Авангард. Арбада XXI гасырга» күргәзмәсе белән танышу һәм башка бик күп нәрсәләр булачак.
Программада катнашу өчен:
- Исемлектән ошаган вакыйганы сайларга
- Билетны сылтама буенча сатып алырга (15 сентябрьне сайлагыз)
- 15 сентябрьдә "Казан Кремле" музей-тыюлыгына килергә (сайланган чарага 10 минут кала)
- Билетны касса зонасында күрсәтергә
- Кызыклы экскурсиягә яисә мавыктыргыч программага барырга.
Көн дәвамында Пушкин картасын тотучылар алдан сайттан билет сатып алып, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының музей һәм күргәзмә залларына керә һәм аудиогидлардан файдалана алалар.
Шулай ук Казан Кремлендә Пушкин картасы көнендә катнашучыларны «Легкие крылья» Әлмәт урам театрыннан «Этно» спектакле көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев