Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан Кремлендә начар ишетүче балалар өчен оештырылган инклюзив лагерь төгәлләнде

Җәйге музей лагеренда 14-17 яшьлек 10 үсмер катнашты.


«Казан Кремле» музей-тыюлыгында начар ишетүче үсмерләр өчен оештырылган җәйге музей лагере төгәлләнде. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар көн саен музейларда булды, иҗади дәресләр һәм мастер-классларда катнашты, анда скетчингка өйрәнде, чәчәктән композицияләр төзеде, хәтта өчпочмаклар да пешерде. Шулай ук белем бирү блогы да каралган иде.

Җәйге музей лагеренда 14-17 яшьлек 10 үсмер катнашты. Алар өчен махсус футболкалар, кепкалар, яулыклар, эш блокнотлары әзерләнде. Программа дәвамында балалар белән махсус өйрәтелгән волонтерлар эшләде. Смена «Черек күл» паркында традицион пикник белән тәмамланды.

  • Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев